+21 °С
Болытлы


Төбәк прокуратурасы мәгълүматы буенча, хатын-кыз Борай районының Карабай авылында йорт салу өчен җир кишәрлеге сатып алган. Моның өчен ул 587 мең сум максатчан займ алган, акчаны төзелешкә тотынмаган, ә ана капиталы белән бурычын каплаган.
Нәтиҗәдә йорт төзелми калган. Сертификат алучы хатын акчаларны тиешенчә кулланмаган, шуңа күрә прокуратура суд аша дәүләт ярдәме акчалары суммасын кире кайтаруга ирешкән. Уфада яшәүче хатын акчаны кире кайтарган.
Чыганак: bashinform.ru