Җинаять һәм җәза
24 июль 2025, 07:23

Пенсионер хатынга урлаган акчаларын кайтарган

Менә шулай да була. 

Әлшәй районында прокуратура 74 яшьлек хатын-кыздан аферист урлаган акчаны суд тәртибендә түләткән.

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, узган елның гыйнварында өлкән яшьтәге хатын-кызга таныш булмаган ир-ат шалтыраткан. Ул үзен Русия Үзәк банкы хезмәткәре дип таныштырган. Ул пенсионер хатынның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышалар, дип ышандыра һәм  акчаларын “хәвефсез”  исәпкә күчерергә күндерә. Зыян күрүче җинаятьчегә 90 мең сумга якын акча күчергән.

“Мошенниклык” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү вакытында Алтай крае кешесенең катнашлыгы ачыкланган, акчалар аның счетына күчкән. Прокуратура судка нигезсез баю суммасын һәм акчалардан файдаланган өчен процентлар түләтү турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Алтай краеның Топчихинский район суды прокурор таләпләрен канәгатьләндергән һәм аферисттан  пенсионер хатынга 100 мең сумнан артык акча түләргә мәҗбүр иткән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас