Җинаять һәм җәза
23 Июля 2025, 06:49

Үсмер йокларга комачаулаган балаларга пневматикадан аткан

Теләсә нинди тавышлар борчыган очракта колакларга беруши киеп була бит!

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Октябрьский шәһәре прокуратурасы “Корал кулланып кылынган хулиганлык” маддәсе буенча 16 яшьлек үсмергә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә,  быел июньдә Королев академигы урамындагы күп катлы йортта яшәүче үсмер ихатада кычкырып сөйләшкән балалар тавышларын ишеткән. Балалар үсмергә йокларга комачаулаган, шуңа балигъ булмаган үсмер  балконга чыгып былтыр билгесез кешедән сатып алган пневматик пистолетыннан берничә тапкыр һавага  аткан. Нәтиҗәдә 10 һәм 11 яшьлек малайларның тәннәре сыдырылган.

Гаепләнүче егет үз гаебен таныган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Октябрьский шәһәре судына җибәрелгән.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас