

Мошенниклар Иглин, Кырмыскалы һәм Чакмагыш районнары башлыклары исеменнән фейк аккаунтлар булдырган һәм ватсап мессенджеры аша фейк хәбәрләр җибәрәләр.
"Бишенче көн миңа мошенниклар белән язышуның мондый скриншотларын җибәрәләр. Уяу булыгыз! Җинаятьчеләр белән язышмагыз", – дип хәбәр итә Иглин районы башлыгы Гүзәл Насыйрова.
Мошенниклар шулай ук шикле хәбәрләрне Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиевның ялган аккаунты аша җибәргәннәр. Ул район халкына социаль челтәрләрдәге рәсми битләр аша шәхсән үзе белән элемтәгә керергә тәкъдим иткән.
Кырмыскалы районы башлыгы Әлфир Сабиров шулай ук таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга һәм хәбәрләргә ышанмаска, шәхси һәм конфиденциаль мәгълүматны хәбәр итмәскә чакыра.
Чыганак: bashinform.ru