Җинаять һәм җәза
22 июль 2025, 09:43

Исерек ананың фельдшерга ташлану очрагы нәрсә белән тәмамланган?

Миякә районында теркәлгән бу очрак турында кичә язып чыккан идек. 

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин “Башинформ” агентлыгына  белдерүенчә, профсоюз әлеге хәл турында белә: фельдшерга консультация биргәннәр, аңа тиешле хокукый ярдәм күрсәтеләчәк.

"Без бу хәлне җитештерү эшчәнлеге белән бәйле бәхетсезлек очрагы буларак карыйбыз һәм аны контрольдә тотабыз. Эш бирүче белән берлектә Н-1 формасындагы актны төзү һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү, шулай ук зыян күрүчегә билгеләнгән тәртиптә компенсация түләү мәсьәләсе каралачак.

Шуны да билгеләп үтәсем килә, профсоюз 2021 елдан республика сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең, профсоюз әгъзаларының бәхетсезлек очрагында страховкалау программасын тормышка ашыра. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре өчен түләүләрне без хәтта микротравмалар вакытында да, больничный рәсмиләштермичә дә башкарабыз”, — дип аңлатты Рауль Хәлфин.

Без бу хакта кичә язып чыккан идек. Миякә районында  фельдшер чакыру буенча 7 яшьлек малайга килгән. Баланы караган арада аек булмаган хатын медикка ташланган, аның чемоданчигын һәм телефонын тартып алган, йөзенә суккан.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас