

Забайкалье краенда суд Атамановка бистәсендә урманга ут төрткән өчен ике яшүсмерне кулга алган.
Малайларны ике айга кулга алганнар. Аларга ун елга кадәр колония яный. Урман фондына 322 миллион сум зыян килгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урман янгынын сүндерүгә 250 белгеч һәм 65 берәмлек техника җәлеп иткән. Шул исәптән ут белән көрәшкә Ил-76 самолеты, ике Бе-200ЧС борты һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 вертолеты җибәрелгән. Янгын атнадан артык дөрләгән. Ул 7 мең гектар мәйданны биләп алган.
Чыганак: lenta.ru