

Подмосковьеда биш айлык бала өй шартларында сөннәткә утыртканнан соң комага киткән. Процедураны үткәргән хирург кулга алынган. Баланың әнисенә карата берничә эш кузгатканнар – ата-ана бурычларын үтәмәгәне һәм миграция исәбе кагыйдәләрен бозганы өчен.
Mash Телеграм-каналы язуынча, дүрт балалы гаилә Русиягә Таҗикстаннан килгән. Гаилә исәпкә басмаган. Мөселман гаиләләрендә киң таралган сөннәткә утырту йоласын үткәрү өчен Подмосковьедагы хастаханәдән таныш белгечне чакырганнар. Процесс вакытында баланы көзән җыера башлый, ахырда ул хәлсезләнә һәм тәне агара. Баланың әнисенең ачыргаланып кычкыруын ишеткән күршеләр ашыгыч ярдәм чакырткан.
Сабыйны дәваханәгә алып киткәннәр һәм аспирацион пневмония, авыр анемия, көзән җыеру диагнозлары куйганнар. Бала үлем хәлендә, ди. Полиция малайны сөннәткә утырткан хирургны тоткарлаган, ә 38 яшьлек ананы "Миграция исәбен бозу" һәм "Ата-ана бурычларын үтәмәү" маддәләре буенча җәлеп иткәннәр. Тикшерү үткәрелә.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.