Җинаять һәм җәза
21 июль 2025, 10:06

Полицейскийлар булып киенеп, кешеләрне талаганнар

Акча эшләү өчен кеше нинди генә юлга бармый...

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Төркемнең 21 яшьтән 23 яшькә кадәрге биш катнашучысы кешеләрне урлау, янап талау эше буенча суд каршына басачак.

БР Прокуратурасы мәгълүматына ярашлы, тикшерү версиясе буенча, 2024 елның маеннан июнь аена кадәр оешкан төркем катнашучылары популяр мессенджерда хатын-кыз исеменнән аккаунт булдырганнар, анда җәмгыятьнең очраклы кулланучылары белән очрашулар турында килешкәннәр. Башта алар юлда яшерен урыннан наркотикларны алып килүне сораганнар. Алдау корбаннары билгеләнгән адресларга килгәч, гаепләнүчеләр, үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштырып,  җинаять җаваплылыгына тарттыру белән куркытып алардан акча таләп иткәннәр.

Һөҗүм вакытында алар эчке эшләр органнары хезмәткәре формасына охшаш киемнәрдә булганнар, кул беләзекләрен кулланганнар, шулай ук аларга пистолетка охшаган предмет һәм хезмәт таныклыкларын күрсәткәннәр. Шулай ук катнашучылар тоткарланган гражданнарның кәрәзле телефоннарындагы язышуларны, фотосурәтләрне һәм видеоязмаларны караганнар, аларның конституцион хокукларын бозганнар. Дүрт зыян күрүче, үз гомерләре өчен куркып, алдау тәэсирендә булып, җинаятьчел төркем катнашучыларына 100 мең сумнан артык акча һәм кыйммәтле әйберләр тапшырганнар.

Җинаятьләрдә катнашучыларның берсе качкан, аны эзләүгә игълан иткәннәр. Җинаять эше асылы буенча карау өчен республиканың Югары судына җибәреләчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас