Җинаять һәм җәза
18 июль 2025, 09:56

Казанда автоинспекторлар водительсез машинаны туктаткан

Нәтиҗәдә кемгә штраф салганнар соң?!

Казанда дәүләт автоинспекторлары водительсез китеп барган машинаны туктаткан. Полицейскийларны күрү белән машина салонындагылар берсеннән-берсе уздырып үзләренең барысы да пассажирлар икәнлеген, ә машина автопилот ярдәмендә хәрәкәт итә дип, кычкырган. Ә пассажирларның берсенең теле көрмәкләнгән (бәлки, арыган булгандыр?)

SHOT Телеграм-каналы язуынча, LiXiang L7 автомобиле хуҗасы машинаның телефон ярдәмендә идарә ителүен һәм руль артында кеше утыруы мәҗбүри түгеллеген инспекторларга озак аңлаткан. Инспекторлар уйланган-уйланган да, яшьләр компаниясенә хәвефсезлек каешларын каптырмаганы өчен штраф язган.

Эчке эшләр министрлыгы белгече бу хәлне тасвирлаучы видеога карата үз фикерен белдергән:

“Бүгенгә кадәр бер генә автопилот та инспектор таләбе буенча туктарга өйрәнмәгән әле, шуңа күрә бу видеода LiXiang ясаган тукталыш транспорт чарасын йөртүче дип исәпләнәчәк кеше тарафыннан туктатылган. Әгәр дә хәмер эчкән кеше төймәләргә басып барса, аны шулай ук хокукларыннан мәхрүм итәчәкләр һәм күпмедер вакыт изоляторда утыруын сорарга мөмкиннәр”.

Шул ук вакытта машина белән кем идарә иткәнен ничек билгеләргә дигән җитди сорау ачык кала, чөнки телефонны кулдан кулга бик тиз тапшырырга мөмкин. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас