Җинаять һәм җәза
18 июль 2025, 07:48

Аны Гафури районы урманында тоткарлаганнар

Хәзер фәлән елга төрмәгә утырыр...

Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсе хезмәткәрләре Үзәк Азия республикаларыннан килгән 1972 елгы ир-атның җинаять эшчәнлегенә чик куйган. Ир-ат безнең ил территориясендә аеруча зур күләмдә наркотиклар сатарга планлаштырган. Аның гамәлләрен социаль челтәрләрнең берсендә мессенджер аша җинаятьтәше координацияләгән. Җинаятьче Гафури районына килә һәм Ивановка авылы янындагы урманда тыелган наркотик матдәләрне яшерен урыннан ала. Шуннан соң ул УФСБ хезмәткәрләре тарафыннан  тоткарланган.

Тентү вакытында ир-аттан  массасы 4 кг.нан артык булган, дүрт төргәккә төрелгән мефедронны конфискацияләгәннәр. Моңа кадәр мошенниклык өчен җәзасын үтәгән наркотик сатучы ир-ат сүзләренчә, ул наркотикларны үзенең шәхси автомобилендә Ямал-Ненец автоном округының Ноябрьск шәһәренә илтергә һәм яшерен урынга урнаштырырга тиеш булган.

53 яшьлек гаепләнүчегә карата аеруча зур күләмдә наркотик матдәне законсыз сатуга омтылу өчен җинаять эше кузгатылган. Киров район суды аңа сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын сайлаган, дип хәбәр иттеләр РФ Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас