Җинаять һәм җәза
16 июль 2025, 05:15

Уфада бер хатын 400 мең сумлык косметика урлаган (ВИДЕО)

Ул аны сумкасына тутырып, касса яныннан түләмичә чыгып киткән. 

БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Быел апрельдән алып  Уфа полициясенә косметика һәм йорт өчен товарлар кибетләре челтәреннән хәвефле сигналлар килә башлаган.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, сатучылар серле югалулар турында хәбәр иткәннәр: билгесез хатын, персоналның игътибарын читкә юнәлткән мизгелдән файдаланып, кыйммәтле косметиканы  сиздермичә генә  алып чыккан. Аның  түләүсез "шопинг"ыннан салынган зыян  400 мең сумга якынлашкан.

Оперативниклар тиз арада шикләнелүчене ачыклаганнар һәм тоткарлаганнар. Ул – моңа кадәр закон белән проблемалары булган 38 яшьлек җирле хатын-кыз.  Узган елның декабреннән бирле хатын-кыз системалы рәвештә эш иткән: кесәләре һәм сумкалары тутырылган килеш ул кассалар яныннан тыныч кына үтеп киткән. Сорау алганда ул урланган әйберләрдән урамда ук котылуын: товарны беренче очраган кешегә очсыз хакка сатуын таныган.

Бүгенге көнгә тикшерүчеләр аның 31 урлау очрагында катнашуын документаль рәвештә раслаганнар. Һәр эпизодка карата “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүче тикшерү изоляторында, анда аңа үзенең "бизнесы" өчен җавап бирергә туры киләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас