Җинаять һәм җәза
16 июль 2025, 08:54

Экоактивистка штраф салганнар

Сүз "Стерлитамак, дыши!" иҗтимагый хәрәкәте катнашучысы Павел Осипов турында бара. 

Стәрлетамак шәһәр суды җирле экоактивистны традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне пропагандалаган өчен 100 000 сумга штрафка тарттырган, дип хәбәр итте “Моя Уфа| Новости Уфы и Башкирии” Telegram-каналы бүген, 16 июль көнне.

Стәрлетамакта яшәүче экология активистына табигатьне саклау проблемалары белән түгел, ә суд эзәрлекләве белән күзгә-күз очрашырга туры килгән. Стәрлетамак шәһәр суды  “Стерлитамак, дыши!”  җирле  хәрәкәт  катнашучысын административ хокук бозулар кодексының 6.21 маддәсенең 4 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле (мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып, балигъ булмаганнар арасында традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалау*) дип тапкан һәм административ эш буенча карар чыгарган.  Җәза сыйфатында суд аңа 100  000 сум күләмендә штраф билгеләгән.

Бу очрак экологик көн тәртибе еш кына тышча буларак кына кулланыла дигән тезисның тасвирлавы булды. Әйләнә-тирә мохит турында ясалма кайгырту Русиядә тыелган радикаль феминизм һәм ЛГБТ кыйммәтләрен алга җибәрү белән күрше булып, заманча сул либераль хәрәкәтләр идеологиясенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Мондый эшчәнлек ешрак чит ил йогынтысы элементы буларак та карала.

Стәрлетамактагы вакыйга  бөтен вакытларын төрле “төсле” флаглар астында, шул исәптән яшел флаг астында “иҗтимагый эшкә” багышлаган күпсанлы активистларның реаль максатлары һәм финанслау чыганаклары турындагы сорауларны яңадан күтәрә.

Суд карары законлы көченә керде.

 

Читайте нас