Җинаять һәм җәза
16 июль 2025, 09:55

Бу юлы сигез кеше бәлагә тарыган

Нишләп кешеләр аз булса да көнүзәк мәгълүматтан хәбәрдар түгел икән?

29 яшьлек уфалы ир-ат аферистларга 2 миллион сумга якын акча биргән, шуларның миллионнан артыгы кредитка алынган, ә 650 мең сумы – шәхси тупланмалары. Мошенниклар аны акчалар күчерү  булмаган җинаять җәзасыннан качарга ярдәм итәчәк дип ышандырганнар.

Хокук саклау органнарына гариза белән шулай ук Уфада яшәүче 63 яшьлек кеше дә мөрәҗәгать иткән, аны “хәвефсез исәп”кә  1,3 миллион сум күчерергә күндергәннәр.

Стәрлетамак шәһәрендә 23 яшьлек егет, салым хезмәтеннән акча саклап калу сылтавы белән, мошенникларга 900 мең сумнан артык акча җибәргән.

Автомобиль сатканда мошенниклык очрагына 52 яшьлек ир-ат эләккән. Аферистлар аңа килешү ышанычлы  ди  һәм ул билгесез адәмнәргә 1,5 миллион сумнан артык акча күчерә.

Хөрмәтле гражданнар! Шуны истә тотыгыз, мошенниклар көн саен  яңадан-яңа схемалар уйлап таба. Уяу һәм сак булыгыз!

Анастасия Штерн,  БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 

 

Читайте нас