

Бу транспортны балага әтисе сатып алган. Малайның әти-әнисенә беркетмә төзегәннәр һәм аларга идарә итүне балигъ булмаган балага тапшырган өчен 30 мең сум штраф яный.
Тикшерү материаллары шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелгән. Питбайк махсус стоянкага урнаштырылган.
Кайчан соң ата-аналарга аларның шул рәвешле балаларга уенчык түгел, ә теге дөньяга билет сатып алулары барып җитәр? Питбайкта авария ясаган бала үзе генә җәрәхәтләнми бит, еш кына мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә башкалар да имгәнә, кайчакта үлә...
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.