

Октябрьскийда яшәүче ир-ат “саксызлык буенча кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча гаепләнә. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, быел май аенда исерек һәм наркотиклар тәэсире астында булган ир-ат фатирда яңа туган сабые белән булганда аның кровате янына пыскып янган тәмәке тотып килгән дә, тәмәкенең көле кабартылган шарга эләккән. Нәтиҗәдә бала яткан урын-җир өстенә һәм аның киемнәренә ут капкан.
Нәнинең башы, муены, куллары, сул боты пешкән. Җитди җәрәхәтләрдән ул дәваханәнең реанимация бүлегендә үлгән.
Гаепләнүче ир-ат гаебен таныган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Октябрь шәһәр судына җибәрелгән.
Чыганак: bashinform.ru