Җинаять һәм җәза
8 июль 2025, 06:51

ШОК! Пассажирлар машинадан чыгып очкан

Бу хәл Күмертауда булган.

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Күмертау районара суды кеше үлеменә китергән юл һәлакәте  ясаган 39 яшьлек  ир-атны сак астына утырткан. Эш материалларыннан күренүенчә, гаепләнүче машинасына ике кеше утыртып транспорт белән исерек килеш идарә иткән. Юл-патруль хезмәткәрләре машинаның кәкре тракториясенә игътибар иткән. Махсус маячокларын кабызып, алар водительне тикшерер өчен машина артыннан киткән. “ДПСниклар”ны күргән водитель качар өчен тизлеген арттырган, әмма идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән. Машина берничә тапкыр әйләнгән. Салондагы ике пассажир машинадан  чыгып очкан, аларның берсе авария урынында ук үлгән, икенчесен дәваханәгә озаткан булганнар, анда ул җитди тән җәрәхәтләреннән вафат булган.

Исерек водитель посадкада качарга теләгән, әмма аны куып тотканнар. Суд карары белән аны 6 сентябрьгә кадәр сак астына алганнар. Ул әле үз көченә кермәгән, дип хәбәр итәләр БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас