Җинаять һәм җәза
7 июль 2025, 05:48

Фатирда уен клубы оештырган

Шаккатмалы!

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Законсыз рәвештә комарлы уеннар оештырган 31 яшьлек ир-ат суд алдына басачак.

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, узган ел ир-ат Коралловая урамындагы йортта  бер фатирны арендага алган да өч покер өстәле, уен кәртләре, уеннар үткәрү өчен фишкалар сатып алган. Уен клубында эшчәнлек гаепләнүченең билгеләнгән кагыйдәләре нигезендә башкарылган, теләүчеләр оештыручы һәм башка уенчылар белән танышлык аша керә алган. Биш айга якын хокуксыз эшчәнлек чорында җинаять эше фигуранты 420 мең сумга табыш алган.

Ир-ат гаебен таныган. Җинаять эше Уфаның Ленин районы буенча мировой судына асылы буенча карау өчен җибәрелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас