Җинаять һәм җәза
4 июль 2025, 10:24

Ике күп балалы ана җиңел генә акча эшләү ысулы тапкан

Сез дә шундый юлга баса күрмәгез!

Уфада ике күп балалы ананы тоткарлаганнар - алар таныш булган ир-атка наркокурьер булып эшләгәннәр.

28 яшьлек егет әнисенең йортында чып-чын плантация җәелдергән. Ул киндер утырткан, аны киптергән һәм төргәкләргә салып ике закладчикка биргән. Закладчиклар - югарыда язылган ике хәсрәт-ана.

Тентү вакытында полиция хезмәткәрләре 100гә якын куак, 5 кг марихуана, шулай ук мефедрон, кокаин һәм наркотиклар җитештерү өчен җиһазлар тапкан. Өчесен дә кулга алганнар һәм җинаять эше кузгатканнар. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас