Җинаять һәм җәза
1 июль 2025, 15:45

"Хәвефсез исәп" пенсионер хатынны бөлдерә язган

Юк-бар чатларда утырганчы, өлкәннәребез мошенниклык очраклары турында да укып-белеп торсын иде!

Дуслар, онытмагыз, акчаларыгызның хәвефсезлеге сезнең кулда! 

“Хәвефсез исәп" — мошенниклар сезнең акчагызны алу өчен куллана торган сылтау ул!

Олы яшьтәге хатын-кыз хәйләкәр афера аркасында бөтен акчасын югалта язган. Барысы да бер шалтыратудан башланган. Билгесез кеше үзен янәсе домофоннарны алыштыру белән шөгыльләнүче компания хезмәткәре дип таныштырган һәм пенсионер хатынның шәхси мәгълүматларын белешкән. Тиздән аның телефонына “Госуслуги” порталында, җинаятьчеләр сүзләренчә, чит җайланмадан керү  теркәлгән  дигән хәвефле хәбәр килгән.  Куркуга төшкән хатын шунда ук МФЦга китә, ләкин анда аны тынычландыралар — ул бу порталда хәтта теркәлмәгән булып чыга.

Ләкин мошенниклар чигенмәгәннәр. Мессенджерда аңа яңа “белгеч” шалтырата — бу юлы ул үзен  “Роскомнадзор” хезмәткәре дип таныштыра. Җитез аферист пенсионерканы аның исеменә ят кешегә милек һәм акча белән идарә итәргә мөмкинлек бирә торган ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән  дип ышандыра. “Тикшерү” сылтавы белән ул аның тупланмалары бармы  икәнлеген һәм аның нинди сумма саклавын ачыклаган.

Мошенниклык схемасының финал аккорды үзен озак көттермәгән. Икенче көнне чираттагы "банк хезмәткәре” акчаларны яклау сылтавы белән хатын-кызга барлык акчаларны “хәвефсез исәпкә" күчерергә кушкан. Бәхеткә, бу вакытта уяу узгынчылар һәм полиция хезмәткәрләре пенсионерны күреп калганнар һәм уйланылмган адымнан туктатканнар, һәм 600 мең сум акчасы аның янында калган.

Полиция искә төшерә: чит кешеләр белән аралашканда уяулыгыгызны югалтмагыз! Мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштырырга мөмкин. Әгәр телефон аша сезнең шәхси мәгълүматларыгызны, СМС-хәбәрләрдән кодлар сорасалар, бу әңгәмәне тәмамлау өчен сәбәп. Билгесез кешеләр белән аралашканда беркайчан да телефоныгызның экранын күрсәтмәгез һәм бернинди сылтау белән дә үз акчаларыгызны билгесез счетларга күчермәгез. Исегездә тотыгыз, бернинди "хәвефсез исәпләр" юк!

Үзегезнең якыннарыгызны һәм танышларыгызны кисәтегез, аларга бу схемалар турында мөмкин кадәр ешрак сөйләгез — мошенникларга сезне һәм якыннарыгызны алдарга  бер генә мөмкинлек тә бирмәгез!

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас