Җинаять һәм җәза
1 июль 2025, 07:23

Бу юлы кадрлар бүлегеннән шалтыратканнар

Аларның "легендалары" көн саен үзгәреп тора. 

Стәрлетамакта яшәүче 68 яшьлек хатынга мессенджерда янәсе элеккеге кадрлар бүлеге җитәкчесеннән шәхси мәгълүматларны ачыклауны сорап хәбәр килгән. Пенсионер "ачыкларга” (“уточнить”) сүзенә баскан да күп тә үтми алты санлы код килгән. Хатын-кызга мошенниклар хәйләсенә эләккәнлеге турында аты-юлы белән сүгенгән белән хәбәрләр килә башлаган.

Моннан  соң зыян күрүче белән янәсе "Генераль прокуратура" хезмәткәре элемтәгә кергән. Ул пенсионер хатынга  шәхси мәгълүматларны бозу очрагы килеп чыгуы турында хәбәр иткән,  бу счетлардан акча югалту куркынычы  белән яный дип аңлаткан. Мошенник җинаятьчеләр Русиядән читтә булуын һәм пенсионер хатынның безнең илдә тыелган оешмаларның счетларына акча күчерүгә катнашлыгы булырга мөмкин, дип аңлаткан.

Аферистлар инструкцияләренә буйсынып, пенсионер хатын үзенең 300 мең сумнан артык акчасын салдырып алган һәм аларны банкомат аша “хәвефсез  счетка” күчергән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Полиция кисәтә:

– SMS аша килгән кодны беркемгә дә хәбәр итмәгез.

 –Билгесез сылтамалар буенча күчмәгез.

– Әгәр сез мессенджерда җитәкчедән шикле хәбәр алсагыз, аның шәхси номерына шалтыратыгыз һәм мәгълүматның дөреслеген тикшерегез.

 

Исегездә тотыгыз! “Хәвефсез счетлар" юк. Акчаларны саклап калу өчен, аларны таныш булмаган счетларга күчермәгез.

Лилия Исламгулова,   Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе. 

Читайте нас