

19 яшьлек студентны сөйгән кызы бәбигә узган өчен 8 елга хөкем иткәннәр. Сөйгән кызы әнисе таләбе буенча аңа яла яккан. Хәзер инде егет белән кыз холык төзәтү колониясендә туй уйнарга ниятли.
Антон белән 17 яшьлек Маша узган язда танышканнар. Гашыйк булганнар, очраша башлаганнар. Егетнең әти-әниләре дә, кызныкылар да моңа теш-тырнак белән каршы булган. Үсмерләр әллә ни баш ватып тормаган, бәби алып кайтсак, ике яктан да әти-әниләр йомшарыр, фикерләрен үзгәртер дип уйлый. Шулай итәләр дә. Балага узар өчен якынлык кылгач, алар бу хакта әти-әниләренә сөйләп бирә.
Ачуы кабарган Машаның әнисе кызын полициягә алып барган да, аны көчләүләре турында гариза язуны таләп иткән. Кыз шулай эшләгән дә. Медицина экспертизасы көчләү эзләрен күрсәтми, әмма Антонга каршы барыбер җинаять эше кузгатканнар һәм 8 елга хөкем иткәннәр.
Аборт ясатмаска дигән карарга килгәннәр. Маша исән-сау бәбиен тапкан. Оныгын күргән картәнинең йөрәге йомшарган һәм ул Маша белән бергә баланың әтисенә каршы биргән күрсәтмәләрне кире алган. Шушы арада суд карарына шикаять бирәчәкләр. 28 июньдә Машага 18 яшь тулган, тиздән ул колониядә туй ясарга тели.
Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы.