

Мәсәгутьтә 20 яшьлек ир-атны сак астына утыртканнар. Ул ике кеше үтерүдә гаепләнә.
Русия Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Мәсәгуть авылының Игнатий Усов урамындагы йортта көч кулланып үтерү билгеләре белән 75 яшьлек ир-ат һәм 64 яшьлек хатын-кыз гәүдәләре табылган.
Оперативниклар, тикшерүчеләр һәм криминалистларның уртак эше барышында җинаятькә катнашлыгы булган кеше шәхесе ачыкланган. Ул - мәрхүмнәрнең 20 яшьлек оныгы. Яшь ир Свердловск өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәгән, якыннарын үтергәндә ул отпускага кайткан булган. Аны Пермьдә тоткарлаганнар. Тоткарлаган вакытта ир-аттан пычак һәм мәрхүмнәрнең телефоннарын тартып алганнар. Ул барын да сөйләп биргән.
Тикшерү версиясе буенча, 5 июнь көнне югарыда язылган яшь ир-ат талашкан вакытта картәнисенә күп тапкыр пычак белән суккан. Кычкырган тавышка бүлмәгә картәтисе йөгереп кергән, оныгы аны да берничә тапкыр чәнечкән. Алган тән җәрәхәтләреннән ир-атның картәтисе белән картәтисе шунда үлгән. Картларның оныгы аларның телефоннарын һәм 50 мең сум акчаларын алып, машиналарына утырып качкан.
Чыганак: bashinform.ru