

БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ике эшкуар “ришвәт бирү” маддәсе буенча гаепләнә. Эре мөгезле терлек сату-алу белән шөгыльләнүче коммерсантлар ветеринария станциясе бүлекчәсенең элеккеге мөдиренә акчага хайваннарны фактик мәҗбүри клиник караудан башка системалы рәвештә рәсмиләштерү һәм ветеринария таныклыкларын бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Эшкуарлык эшчәнлеген тоткарлыксыз һәм киртәләрсез алып бару өчен алар вазифа биләгән затка 50 мең сумга якын акча биргәннәр.
Гаепләнүчеләр гаепләрен таныганнар. Җинаять эшләрен арытаба Күмертау районара суды караячак. Ветеринария участогы мөдиренә карата моңа кадәр ришвәт алган өчен хөкем карары чыгарылган булган инде.
Чыганак: bashinform.ru