

Бүген Уфаның Калинин район суды 37 яшьлек туристик фирма директорына хөкем карары чыгарган. Аның эшендә кешеләрнең отпускларын өзү белән бәйле 21 очрак исәпләнә.
Дистәләгән клиент Төркиягә, Дагыстанга, Абхазиягә, Сочига, Мисырга отышлы хакка юллама “сатып алган” һәм турагент хатын кармагына эләккән. Ә иң мөһиме: алар бу хакта ялга очарга бераз вакыт калгач кына белгән. Шул рәвешле турагент хатын 2024 елның 15 мартыннан 17 октябренә кадәр туристларны 3 миллион сумга алдаган. Туристлардан алган акчаларны ул үз мәнфәгатьләрендә тотынган, гомумән ялган турагент бу акчаларга туристик хезмәтләр күрсәтергә җыенмаган. Ул дусларын, таныш-белешләрен, элекке клиентларын һәм хәтта бергә белем алган төркемдәшләрен алдарга да кыенсынмаган. Суд залында каза күргәннәрнең барысы да аларга акчаларын тиененә кадәр кайтаруны һәм турагент хатынга закон буенча җәза бирүне таләп иткән.
Фемида турагентны 5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән, ләкин кичектерү белән. Аның балаларына 14 яшь тулу белән ул колониягә китәчәк.
Аферист хатынның күз яшьләре суд карарына йогынты ясадымы икән, әйтүе кыен...
Чыганак: bashinform.ru