Җинаять һәм җәза
24 июнь 2025, 07:15

26 ел үткәч, җинаятьчене тапканнар

Менә сиңа мә!

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Туймазыда туып-үскән җинаятьче Башкортстаннан еракка күченеп киткән, анда гаилә корган һәм озак еллар гамьсез гомер кичергән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаять эзләү идарәсе хезмәткәрләре тикшерү органнары белән берлектә 26 ел элек булган үтерүне ачыклаган. Туймазыда туып-үскән шикләнелүче заманча дактилоскопик экспертиза ысуллары ярдәмендә ачыкланган.
1999 елның июнь ае башында Туймазыда яшәүче шикләнелүче танышына кайчандыр бурычка алынган бер шешә аракыны таптырырга килгән. Сүз ара сүз чыгып, алар талашып киткән. Шикләнелүче ир танышына чүкеч белән суккан. Аннары тагын 10 тапкыр аның йөзенә һәм гәүдәсенә суккан. Танышының хәрәкәтсез ятуын күргәч, кулына пычак алып, муенына суккан.
Танышын үтергән ир аның өенә кереп, телевизор, үтүк һәм чәйнеген урлап алып чыккан. Соңрак аларны саткан.
Ахырда шикләнелүче ир-ат Калининград өлкәсенә күченеп киткән. Анда гаилә корган. Күп еллар дәвамында бу ир-ат тыныч кына яши биргән. Әмма 2024 елда республиканың җинаять эзләве бүлеге хезмәткәрләре җинаять урыныннан бармак эзләренең Калининград өлкәсендә күптән түгел хөкем ителгән яшәүче ир-атның бармак эзләре белән туры килүен ачыклаган.
Полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарлаган, аны этап белән Уфага озатканнар һәм РФ Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә тапшырганнар, анда үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас