Җинаять һәм җәза
23 июнь 2025, 10:06

Бу юлы 2,5 млн сумнан артык акчаларын бүләк иткәннәр

Кайчан акыл керер икән безгә?

Ял көннәрендә ике хатын-кыз зур суммалардан мәхрүм калып, аферистларның корбаны булган. Җинаятьчеләр күптәнге схема буенча эш иткән: үзләрен хокук саклау органнары һәм банклар хезмәткәрләре дип таныштырганнар, акчаны “хәвефсез счетка” күчерергә күндергәннәр.

Уфада яшәүче пенсионер хатын 1,5 млн сум акчасыз калган

Уфада яшәүче 58 яшьлек хатын-кыз үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыратуыннан соң полициягә мөрәҗәгать иткән. Шалтыратучы аның мәгълүматларын “хәвефсезлеккә тикшерәләр”, дип ышандырган, ә аннары трубканы “ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре”нә биргән.

“ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре” хатын-кызны аның счетларын чит ил операцияләрен финанслау өчен кулланалар, һәм “җинаятьчел күчерүләрне туктату” өчен акчаны ашыгыч рәвештә “якланган счетка” күчерергә кирәк дип ышандыра. Нәтиҗәдә пенсионер үзенең барлык җыйган акчаларын  – 1,5 миллион сумын – югалткан.  

Ә бу хәл Чишмәдә теркәлгән

Анда медицина хезмәткәре  мошенникларга миллионнан артык акчасын биргән, шул исәптән кредит акчаларын да.

56 яшьлек хатынны башкача алдаганнар: аңа “доставка”дан шалтыратканнар һәм аның исеменә заказлы хат килүен хәбәр иткәннәр. Аны алу өчен кушымтадан код таләп иткәннәр — чынлыкта мошенниклар аның “Госуслуги” порталына  керү мөмкинлеген алганнар.

Берничә көннән аңа “банк белгечләре” шалтырата башлыйлар, акчаны мошенниклардан саклау өчен “ хәвефсез исәпкә” күчерергә күндерәләр. Нәтиҗәдә ул миллион сумнан артык акчасын мошенниклар күрсәткән счетка җибәргән, шуларның 850 меңе кредитка алынган  булган.

Мошенниклардан ничек сакланырга?

*Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ һәм банк хезмәткәрләре мессенджерлар аша шалтыратмый һәм акча күчерүне таләп итми.

 *Теләсә нинди шикле шалтырату – трубканы куярга һәм рәсми учреждениегә шалтыратырга сәбәп.

 *Беркемгә дә SMS-лар аша килгән  кодларны хәбәр итмәгез һәм чит кушымталарга керү мөмкинлеген бирмәгез.

Уяу булыгыз – акчаларыгызны саклагыз!

Чыганак: Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас