Җинаять һәм җәза
20 июнь 2025, 08:02

“Корал бароны”н эләктергәннәр

Аның өендә хәрби корал коллекциясе табылган. 

Уфада бер ир-ат үз өендә законсыз рәвештә хәрби корал коллекциясен җыйган. Аны Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе оперативниклары тоткарлаган.

Ведомстводан әйтүләренчә, 47 яшьлек уфалы интернет аша пистолетлар, шулай ук гильзалар сатып алган. Өйдә ул пистолетларны сугыш коралы итеп үзгәрткән, ә гильзаларны патроннар ясау өчен кулланган.

Экспертиза пистолетларны ату өчен яраклы кыска көпшәле ату коралы дип таный.

“Корал бароны”на карата җинаять эше кузгатылган.

Әлеге вакытта гаепләнүче үз гаебен таныган һәм тикшерү белән актив хезмәттәшлек итә, диләр ведомствода.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас