Җинаять һәм җәза
20 июнь 2025, 07:40

Бергә утырып ашап-эчкәннән соң...

Шулай ярыймы инде?!.

Бергә утырып ашап-эчкәннән  соң...Бергә утырып ашап-эчкәннән  соң...
Бергә утырып ашап-эчкәннән соң...

Благовещенск районында яшәүче хатын-кыз полициягә үзенең чит ил машинасын урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хәмер эчеп, уртак табын корып утырганнан соң танышы аның  “Хундай Солярис” машинасын үзенә алырга карар кылган.

Юл полицейскийларының оператив эш итү нәтиҗәсендә, "Пәрәвез" системасы ярдәмендә 24 яшьлек каракны Илеш районында, "Волга" М-7 федераль трассасында тоткарлаганнар. Тоткарлау вакытында ул каршылык күрсәткән, шуңа күрә полицейскийлар махсус чаралар һәм физик көч кулланырга мәҗбүр булганнар.

Иваново өлкәсендә яшәүче ир-ат өенә кайтып барган. Аның машина йөртү таныклыгы булмаган, өстәвенә элегрәк ул ике тапкыр руль артына исерек килеш утырып тотылган булган. Машина урлау факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас