Җинаять һәм җәза
18 июнь 2025, 05:03

Бала тапкан хатын бәби тудыру йортыннан документсыз чыгып киткән

Шулай ярамый инде...

Санкт-Петербургта  ана кеше яңа туган баласына табиб чакыртудан баш тарткан һәм аңа моның өчен җавап бирергә туры килгән. Аңа 70 мең сум күләмдә штраф салганнар.

Эш материалларыннан күренүенчә, 2024 елның июлендә хатын бала таба һәм тиз арада аның тууы турында бернинди документлар рәсмиләштермичә, баласын алып бәби тудыру йортыннан  чыгып китә.

Бу хәлдән соң да ана улының сәламәтлеге торышын күзәтмәгән һәм табибларга күрсәтмәгән. Бермәлне баланың хәле начарайгач, ул аны үзаллы дәваларга була, нәтиҗәдә  сабый үпкәләр туберкулезы белән чирли. Кызганычка каршы, аны коткарып кала алмаганнар.

Эшне судта караганнан соң хатынга 100 мең сумлык штраф салганнар, әмма  бераздан суд аның сак астында утыруын исәпкә алып, штраф күләмен 30 мең сумга киметкән. 

Чыганак: lenta.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас