Җинаять һәм җәза
17 июнь 2025, 07:00

Көтмәгәндә йорт хуҗасы кайтып кергән...

13 ел элек кылынган җинаять өчен суд булачак. 

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Республика прокуратурасы пенсионерны  үтергәннән соң 13 ел үткәч эшне судка җиткергән.  Хәл болай булган. 2012 елның февралендә исерек ир-ат Белоретта бер пенсионерның шәхси йортына кыйммәтле әйберләр урлау өчен кергән. Җинаять урынында аны йорт хуҗасы тапкан. Чакырылмаган кунак озак уйлап тормаган, пенсионерның корсагына кимендә ике тапкыр пычак белән кадаган һәм буып үтергән.

Җинаятен яшерер өчен шикләнелүче газ плитәсе конфоркаларын ачып,  йорт эченә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ыргыткан. Янгын чыккан. Шикләнелүче җинаять урыныннан качкан.

Гаепләнүче гаебен  өлешчә  генә таныган, моңа кадәр ул караклык һәм талаулар өчен хөкем ителгән булган. Җинаять эшен Башкортстанның Югары суды караячак.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә диюләре хак шул...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас