

Әбҗәлил районында мопедта каршы килүче ВАЗ-2114 белән бәрелешкән 17 яшьлек үсмер һәлак булган, дип хәбәр итте Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов.
Авария узган төндә Яңа Балапан-Йәнекәй автомобиль юлында теркәлгән. 9нчы сыйныф укучысы ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
ВАЗ водителенең исерек булуы ачыкланган. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем килгән булган.
Соңрак билгеле булуынча, Әбҗәлил районы суды ВАЗ-2114 йөртүчесе өчен чик кую чарасын сайлаган. Водитель ким дигәндә 13 августка кадәр СИЗОда утырачак.
Чыганак: bashinform.ru