Җинаять һәм җәза
11 июнь 2025, 04:02

"Ташлы" ял базасында ватылган аттракционда яшь кыз имгәнгән (ВИДЕО)

Видео кадрларын карап, йөрәкләр өзелә...

"Ташлы" ял базасында ватылган аттракционда яшь кыз имгәнгән (ВИДЕО)"Ташлы" ял базасында ватылган аттракционда яшь кыз имгәнгән (ВИДЕО)
"Ташлы" ял базасында ватылган аттракционда яшь кыз имгәнгән (ВИДЕО)

Акбирде авылында яшь кыз  “Зиплайн”нан егылып төшкән. “Честный репортаж” Телеграм-каналы хәбәр итүенчә, аттракционның берьюлы берничә элементы сафтан чыккан: трос таушалган, тормоз механизмы ватылган, страховка системасы өзелгән.

Яшь кыз металл конструкциягә бәрелгән һәм коточкыч нык җәрәхәтләнгән.

Әлеге факт буенча Иглин районара тикшерү бүлеге Акбирдедәге “Зиплайн” аттракционында (“Ташлы” ял базасы) яшь  кызның имгәнүе турындагы хәбәрдән соң кулланучыларның гомер һәм сәламәтлек хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр имгәнү очрагының  барлык шартларын ачыклый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,  бу “Ташлы”  базасында ял итүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган беренче генә очрак түгел. Шул ук базада 2022 елның мартында тюбинг трассасында трос өзелеп кешеләр зыян күргән иде. Ул чагында җинаять эше суд һәм штраф белән тәмамланды. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас