Җинаять һәм җәза
6 июнь 2025, 17:59

Малайлар мопедта полициядән качмакчы булганнар

Баймакта булган бу хәл. 

Баймакта юл-патруль хезмәте  инспекторлары номерсыз мопед күреп калган. Мопедта каска кимәгән үсмерләр китеп барган. Полицейскийларны күргәч, алар туктау таләбен исәпкә алмыйча,  киресенчә, тизлекне арттырганнар. Әмма идарәне югалтып, егылганнар. Мопедны ташлап, малайлар икесе ике якка  качкан. Транспортны штрафстоянкага озатканнар. Бу хакта республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән.

Соңрак үсмерләр шулай да мопедны исләренә төшергән һәм җирле ДАИ бүлегенә мөрәҗәгать иткән.  Аларны административ җаваплылык көтә. 17 яшьлек водитель мопед белән “права”сыз идарә иткәне, полициянең туктау таләбен инкарь иткәне һәм шлемсыз хәрәкәт иткәне өчен җаваплылыкка тарттырылган. 16 яшьлек пассажирга да каскасыз йөргәне өчен штраф түләргә туры киләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас