

Бу хәл Мәскәүнең Вешняки районында теркәлгән. Ике билгесез адәм 26 яшьлек ир-атның 1,5 млн сумга якын акча салынган сумкасын тартып алган. Башкала полицейскийлары талаучыларны тиз тапкан. Акчаларны тартып алганнар. “Талау” очрагы буенча җинаять эше кузгатканнар.
Әмма соңрак бу гадәти кебек тоелган эшнең икенче нечкәлеге ачыкланган. Талаучылар акча тулы сумканы үзләренең “коллега”сыннан чәлдергән икән. Сумкасыз калган ир-ат курьер-мошенник булып чыккан. Ул бу акчаларны 53 яшьлек алданган ир-аттан тартып алган. Курьерны да тоткарлаганнар. “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.