

Уфада яшәүче ир-атка суд приставына ришвәт бирергә теләгәне өчен хөкем чыгарганнар. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның ноябрендә ир-ат алимент түләмәгәне өчен 60 сәгать вакытка мәҗбүри эшләр рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылган. Җәзаны үтәргә теләмичә, ул Федераль суд приставлары хезмәте БР буенча бүлекчәсенең суд приставына 15 мең сумга мәҗбүри эшләрне үтәмичә генә башкарма производствоны тәмамларга тәкъдим иткән.
Хезмәткәр законсыз тәкъдимнән баш тарткан һәм бу хакта үз җитәкчелегенә хәбәр иткән. Ришвәт бирүче акча тапшыру вакытында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.
Чыганак: bashinform.ru