+21 °С
Болытлы


Самарада яшәүче хатын булмаган балалары өчен өч ел дәвамында пособиеләр алып яткан. Бу хакта өлкә прокуратурасында хәбәр итәләр.
Ведомствода сөйләүләренчә, хатын моны ялган документлар (бу документларга ул чынында тумаган балалары турындагы мәгълүматларны керткән) ярдәмендә эшләгән. Сүз 890 мең сум турында бара.
Суд хатын-кызны мошенниклыкта гаепле дип таныган һәм 100 мең сумга штраф билгеләгән. Түләүләр суммасын ул хөкем карары чыгарылганчы ук кире кайтарган.
Чыганак: lenta.ru