Җинаять һәм җәза
4 июнь 2025, 04:38

Акча түләсә дә, "Приора"лы булмаган

Мошенникларның бу схемасы турында ишеткәнегез бармы?

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Туймазыда яшәүче 34 яшьлек маляр игъланнар базарында эш итүче аферист хатын корбаны булган. Бу хәл “Лада Приора” машинасын сату турындагы игъланнан башланып киткән. Игъланны интернеттагы билгеле бер сатулар мәйданчыгына Чакмагышта яшәүче ир-ат урнаштырган. Күп тә үтми иглан буенча шалтыратканнар,  шалтыратучы хатын үзен “Елена” дип таныштырган һәм машина турында җентекләп сораша башлаган. Аралашу барышында сатучы үзенең әлеге вакытта вахтада булуын, ә машина сату белән  абыйсы ярдәм итәчәген белдергән.

“Елена” вахтовикка машинаны сатып алачагын әйткән һәм аның артыннан дустын җибәрәчәген әйткән. Һәм чыннан да Туймазыдан бер ир-ат илгән, машинаны караган, акча күчергән, тик югарыда язылган агай-энеләргә түгел... Шуңа, әлбәттә, ул машинасыз калган.

Соңрак ачыклануынча, “Елена” тиз арада бу машинаны сату турындагы игъланны икенче бер платформада урнаштырган, бәясен дә түбәнрәк күрсәткән – 193 мең сум. Нәтиҗәдә нәкъ арзанрак бәягә кызыккан туймазылы акчасыз да, машинасыз да торып калган инде... 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас