Җинаять һәм җәза
3 июнь 2025, 06:59

Дус кызларын утыртып йөртер өчен машина урлаганнар

Малайларның "текә" буласы килгән, күрәсең...

Стәрлетамакта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балигъ булмаган машина урлаучыларын тоткарлаган. Җинаять турында полициягә 24 яшьлек ир-ат хәбәр итә, ул үзенең ”Лада Приора”сын Имай Насыйри урамындагы йорт ихатасында калдырган. Машина ачкычы белән документларны ул бардачокта калдырырга гадтләнгән булган.  Балконга чыккач, зыян күрүче машинаның юклыгын күрә һәм ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә. Кыска вакыт эчендә ДАИ хезмәткәрләре Братская урамында урланган автомобильне тапканнар. Руль артында 15 яшьлек үсмер, ә пассажир утыргычларында аның 16 яшьлек дусты һәм аларның ике дус кызы булган. Кулга алынганда алар качарга тырышкан, ләкин полиция хезмәткәрләре үсмерләрне тоткарланган. Алар үз гаебен таныганнар.

Соңрак ачыклануынча,  үсмерләр  машина хуҗасының аны бикләмәвен белгәннәр һәм кызларны утыртып йөртер өчен урларга уйлаганнар. Машинаны ачып, алар ачкычларны тапканнар һәм дус кызлары артыннан киткәннәр.

Машина урлау факты буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас