

Җинаятьчел төркем 4 кешене эчекечелек һәм наркоманиядән дәвалый торган реабилитация үзәгенә көчләп илткән өчен суд каршына басачак.
Төркем составындагы биш кеше “Кешене, шул исәптән балигъ булмаганны урлау” һәм “Талау” маддәләре буенча гепләнә. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның җәендә дүрт кеше, шул исәптән ике балигъ булмаган бала, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән интегүчеләргә хезмәт күрсәтүче реабилитация үзәгеннән качып, Уфада бер фатир арендалаган.
Ике сәгатьтән реабилитация үзәге хезмәткәрләре, качучыларның кайда икәнлеген белеп, Уфаның Новороссийская урамына килеп, 2 реабилитантны көчләп машинага утырталар. Аннары, гаепләнүчеләр, фатир ачкычын тартып алып, фатирдан көчләп тагын ике кешене алып чыгып, икенче машинага утырталар. Гаепләнүчеләр каза күрүчеләрне Чишмә районында урнашкан реабилитация үзәгенә илтәләр.
Шул ук вакытта җинаять эше фигурантларының берсе каза күрүченең 3,5 мең сумлык телефонын чәлдерә.
Җинаять эше башкаланың Дим район судына юнәлтеләчәк.
Чыганак: bashinform.ru