

Сәламәтлек саклау министрының элекке урынбасары Ирина Кононова эше судка тапшырылган. Бу хакта Тикшерү комитетының Үзәк аппаратында хәбәр иттеләр.
Ул ваемсызлыкта һәм суд карарларын үтәмәүдә гаепләнә: күпсанлы табиб комиссияләре нәтиҗәләре һәм суд карарлары булуга карамастан, түрә дәвалап булмый торган баланы һәм ике инвалидны билгеләнгән медицина продукциясе белән тәэмин итмәгән. Җинаять эшен Тикшерү комитетының җирле идарәсе кузгаткан булган, әмма әлеге вакытта аны Үзәк аппаратка күчергәннәр.
"Кононова үз гаебен танымаган. Әмма тикшерү льготникларны бушлай медицина продукциясе белән тәэмин итү нәкъ аның өстенә йөкләтелгәнлеген ачыклаган. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының моның өчен барлык финанс ресурслары да булган", - диелә Русия Тикшерү комитетының хәбәрендә.
Чыганак: bashinform.ru