Җинаять һәм җәза
26 Май 2025, 09:24

Яшьләрнең җиңел генә акча эшлисе килә шул

Аларны мондый ялгыш адымнан Ходай сакласын инде. 

Полицейскийлар башкала вузларында укыган ике  18 яшьлек студентны тоткарлаган. Алар Иглин районында наркотиклар сатуда гаепләнә. Студентларны тоткарлагач, тентегәндә, полицейскийлар аларның телефоннарын тартып алган, ә анда егетләрнең җинаятләренең дәлилләре булган. Әлегә билгеле булуынча, бу егетләрнең берсе, җиңел акча эзләп, 2024 елда популяр мессенджерларның берсе  нигезендә тыелган матдәләр сатучы  интернет-кибеткә курьер-закладчик булып “эшкә урнашкан”. Куратор студентка торак арендалаган, анда ул тыелган матдәләрне төргәкләргә тутыру белән шөгыльләнгән. Икенче студент исә дустына нибары бер атна элек ярдәм итә башладым, дип акланган.

Полиция хезмәткәрләре закладкалар куелган 7 яшерен урынны ачыклаган Анда 15 граммнан артык мефедрон тапканнар. Шулай ук тоткарлаган вакытта егетләрдән 1 килограммнан артык наркотиклар тартып алганнар. Закладчикның  әти-әнисе белән яшәгән фатирында шулай ук 14 грамннан  артык  тыелган порошок тапканнар.

Наркотик чараларны сатуга һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучыларга гаепләү белдерелгән. Аларга карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган. Хәзер алар якындагы елларны лекция тыңлап  түгел, ә рәшәткә артында уздырачак, дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас