Җинаять һәм җәза
26 Май 2025, 11:02

Уфада 21 яшьлек егет 16 яшьлек кызны көчли язган

Бу хәл Черниковка бистәсендә шушы көннәрдә теркәлгән. 

БР буенча  Тикшерү комитетыннан.БР буенча  Тикшерү комитетыннан.
Фото: БР буенча Тикшерү комитетыннан.

21 яшьлек уфалыга балигъ булмаган кызны көчләүгә омтылганы өчен  гаепләү белдергәннәр һәм сак астына утыртканнар. Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 23 май көнне гаепләнүче Тынычлык урамы буйлап 16 яшьлек кызны эзәрлекләп барган,  соңыннан  аңа һөҗүм иткән. Кыз ачыргаланып кычкыра башлаган, телефонын алып, абыйсына шалтырата алган. Моны күргән яшь ир качкан.

Тикшерү комитеты белгечләре һәм криминалистлары, Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары белән берлектә видеокүзәтү камераларын анализлап, ир-атның хәрәкәт итү маршрутын билгеләгәннәр. Аның шәхесен ачыклап, тиздән тоткарлаганнар.

"Тикшерү барышында вакыйга урыны тикшерелде, гаепләнүче һәм зыян күрүчедән сорау алулар үткәрелде, кирәкле экспертизалар билгеләнде. Тикшерү дәлилләү базасын җыюны һәм ныгытуны дәвам итә. Моннан тыш, фигурантның башка җинаятьчел фактларга катнашлыгы булуы тикшерелә", – дип белдерделәр Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсендә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас