Җинаять һәм җәза
23 Май 2025, 19:04

Ана кеше баласын үтерергә заказ ясаган

Моны ишеткән 12 яшьлек үсмер кызның коты очкан.

Чиләбе өлкәсендә бер ана 12 яшьлек кызының тәртибе начар булганга аны үтерергә заказ ясаган. Бу хәл Кызыл районының Измайловка авылында булган. 46 яшьлек хәсрәт-ана 36 яшьлек таныш бер ирне кунакка чакыра да кызының алама тәртибеннән аруын һәм аны Большая Караганка елгасында батыруны сорый. Танышына хәсрәт-ана бу эш өчен 100 мең сум акча вәгъдә итә. Үсмер кыз бу сүзләрне күрше бүлмәдә ишетеп тора. Күп тә үтми ана кызын танышына ияртеп чыгарып җибәрә. Әлбәттә, бу ир белән китеп барган бала нык курыккан. Хатынның үтенеченә шаккаткан ир кызга барын да сөйләгән һәм якларга сүз биргән. Ул баланы фатирына яшергән һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Ананы кулга алганнар. Баласыннан бизгән хатынның тагын өч сабые бар. Өчесе (зур кызын да санаганда) - бер ирдән, биш яшьлек кызы - икенче ирдән. Чиләбе өлкәсенә бу гаилә былтыр Свердловск өлкәсеннән күченгән. Анда хәсрәт-ана административ җаваплылыкка тарттырылган булган. Әле инде аңа 15 ел колония яный.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас