

Казанның Авиатөзелеш районы суды Уфаның Калинин районы прокурорының җинаять китергән зыянны түләтү турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән. Бу хакта БР Прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Узган елның августында 58 яшьлек уфалы хатынга билгесез адәм шалтыраткан да үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган. Шалтыратучы хатынны янәсе законсыз эшчәнлекне финанслау турындагы җинаять эшен тикшерү сылтавы белән акчаларын “хәвефсез” счетка күчерергә күндергән.
Нәтиҗәдә хатын Казанда яшәүченең банк счетына 700 мең сумга якын акча күчергән.
Прокуратура судка урланган сумманы түләтү турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Прокурор таләпләре канәгатьләндерелгән.
Менә бит, мондый вакыйгалар кайчак әйбәт тә тәмамлана икән. Әлбәттә инде суд юлларын таптау, узган вакыт һәм беткән нервларны исәпләмәгәндә...
Чыганак: gorobzor.ru