Җинаять һәм җәза
21 Май 2025, 10:26

ШОК! Уфада бер ир кеше тураклаган

Бу хәл май башында булган. 

ШОК! Уфада бер ир кеше тураклаганШОК! Уфада бер ир кеше тураклаган
ШОК! Уфада бер ир кеше тураклаган

Кеше тураклаучы дип шикләнелгән адәмне СИЗОга япканнар. БР судларының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, 11 май көнне 43 яшьлек уфалы ир-ат фатирына хәмер эчәр өчен аз таныш булган бер ирне чакырган. Классика буенча дигәндә, эчеп утырганда алар талашып китә: гаепләнүче каза күргән ир-атка күп тапкырлар пычак кадый. Шешәдәш шунда ук үлгән. Җинаятен яшерер өчен гаепләнүче мәетне тураклаган да, калдыкларны пакетларга тутырып, аларны фатирында саклаган.

Ир-атны 2025 елның 18 июленә кадәр сак астына утыртканнар.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас