Җинаять һәм җәза
21 Мая 2025, 05:47

Германиядә укыган якташыбызны Уфада хөкем иткәннәр

Тормышта гына түгел, Интернет киңлекләрендә дә авызны үлчәп ачарга кирәк шул. 

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

“Минем илем — минем Русиям” конкурсы җиңүчесен “Террорчылыкны аклау” эше буенча алты ел колониягә хөкем иткәннәр.

2020 елда мәктәп укучысы Макар Николаев “Минем илем — минем Русиям”  конкурсында җиңү яулаган иде. Ул Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган Бөтенрусия архивын булдыру өчен мәгълүмат эзләү методикасын эшләгән. Егет проектны үзенең карт картәтисе турында мәгълүмат табарга тырышып башлаган булган.

Мәктәпне тәмамлагач, Макар Германиядәге бер вузның политология факультетына укырга керә. Былтыр җәен Макар Башкортстанга кайткан һәм аны РДК  һәм “Свобода России” легионы (РФдә тыелган террорчылык оешмалары) адресларына мактаулы һәм хуплаган комментарийлар язуда гаепләп кулга алганнар. Ул гаебен таныган  һәм “ил өчен шундый авыр вакытта бу комментарийларны язып, бик начар эшләдем”, дип белдергән.

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас