Җинаять һәм җәза
20 Май 2025, 09:35

Шок: Приют тәрбияләнүчесе сакчының башына чүкеч белән суккан

Приютның машинасын да урлаган...

Иглин районында  15 яшьлек үсмерне мобиль телефоннар һәм машина урлаганы өчен хөкем иткәннәр. Прокуратурада хәбәр итүләренчә, 2024 елның августында балигъ булмаган үсмер  интернетта машина сату турында игълан тапкан да сатучы белән очрашу турында килешкән. Машинаны араганда аның аккумуляторы булмавы һәм бер ишеге ябылмавы ачыкланган. Сатучы да, үсмергә 18 яшь тулмаганга күрә машинаны сатудан баш тарткан. Төнлә үсмер танышыннан автомобиль аккумуляторын алган да, аны сатып алырга уйлаган машинага куеп,  урлаган, шулай ук картәнисенең телефонын да чәлдергән.

Моннан тыш, 2024 елның сентябрендә яшүсмер опека һәм попечительлек органнары тарафыннан урнаштырылган приют территориясендә төнлә  ике үсмернең кәрәзле телефоннарын  тартып алган, аннары сакчының башына чүкеч белән суккан һәм приютның  “Лада “Гранта” машинасын урлаган.

Суд аңа карата мәҗбүри тәрбия йогынтысы чарасын кулланган һәм аны 2 ел 1 айга ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениесенә җибәргән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас