Җинаять һәм җәза
20 Май 2025, 04:29

Селфи ярдәмендә эштән азат ителүенең законсыз икәнен исбатлаган

Чиләбедә яшәүче инженер беркөн эшкә килгәч, оешмасының күченеп китүен белгән.  

Чиләбедә баш инженер ярты ел дәвамында эшкә йөргәнлеген дәлилләгән, моның өчен ул офис бинасы янында көн саен селфилар ясаган. Хәл болай булган: баш инженер вазифасында эшләүче ир-атны аңа хәбәр итмичә эштән җибәргәннәр, контора тыныч кына  әйберләрен җыйган да арендалаган офисны бушаткан.

Хезмәткәр оешмасының күченеп китүе хакында сак пунктында гына белгән. Яңа адреска килсә, аны көтмәүләрен ачыклаган. Пропускасы гамәлдә булмаган, ә барлык дәгъваларга “сез иде күптән эштән азат ителгәнсез” дип җаваплаганнар. Шул ук вакытта аңа хезмәт кенәгәсен дә бирмәгәннәр,  эштән азат ителү хакында бернинди рәсми документлар да алмаган. Инженер принцип буенча эш итәргә уйлаган һәм көн саен эшкә йөргән сыман иске эшенә барган. КПП янында  билгеләнгән, сменаларны теркәп, фотога төшкән.

Суд элекке баш инженер ягына баскан – эшләгән оешмасы аны прогулларда гаепләргә теләсә дә – каза күргән хезмәткәргә 1,3 млн. миллион сум акча түләтергә дигән карар чыгарган.

Вәт шулай да була!

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас