Җинаять һәм җәза
16 Май 2025, 03:39

Улы үлгән әтисе исеменнән кредитлар алган

Әстәгъфирулла!

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Стәрлетамакта оятсыз ир-ат үлгән әтисе исеменнән микрокредитлар алган.

Әтисен җирләгәннән соң улы аның телефонын алган да берьюлы бик зур процент ставкалары белән кредитлар бирүче ун компаниягә мөрәҗәгать иткән.

Алты компания микрозайм бирүдән баш тарткан, дүртесе мәрхүм счетына якынча 36 мең сум акча күчергән. Ир барлык акчаны үзенә туздырган. Судта исә ул бу кылыгына үкенүен белдергән, намуссыз ир-атка 100 мең сум күләмдә штраф салганнар.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас