

Агыйделдә яшәүче ир-ат үтерү белән янау, җәза үтәүдән качу һәм полицейскийларга карата көч куллану өчен суд каршына басачак. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, быел гыйнвардан алып март аена кадәр 2024 елның июнендә иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән ир-ат берничә тапкыр иреген чикләү рәвешендәге өстәмә җәзаны үтәү тәртибен бозган. Ул электрон беләзекне ваткан, махсуслаштырылган органга теркәлүгә килмәгән, җәмәгать тәртибен бозган.
Моннан тыш, 2025 елның мартында ул үтерү белән янап, хатынын кыйнаган. Шулай ук ул вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләренә берничә тапкыр суккан.
Гаепләнүче егет үз гаебен таныган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Краснокама районара судына җибәрелгән.
Чыганак: bashinform.ru